22 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең актлар залында әти-әниләр комитетының “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль туры уды. Безнең мәктәпнең данын 6 сыйныф ата-аналары комитеты яклады һәм "Артистлык" номинациясендә җиңү яуладылар. Мәктәп администрациясе конкурста катнашучы ата-аналарга үзенең рәхмәтләрен җиткерә һәм киләчәктә уңышлар тели.
22 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының район туры үтте. Конкурста район мәктәпләре ата –аналар командалары катнашты. Безнең мәктәптән 8 б сыйныфының ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Р.Р.Гарифуллина һәм сыйныф җитәкчесе А.М. Гыйлфанова җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе командасы җиңүче булды һәм зона ярышларында катнашу хокукын яулады. Котлыйбыз!
Район күләмендә "Янгынга каршы иң яхшы рәсем һәм аппликацияләр" дип исемләнгән конкурс булып узды. Бу конкурста безнең Югары Кибэхужа балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча балаларыбыз 1 нче урын яулады. Без алаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!
Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 2019 нче елның 12 нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
21 нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович “ Белем бирү” милли проектының « Усеш ноктасы» цифралы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең “ Мәктәпнең белем бирү процессында инновацион технологияләр һәм цифралы чишелешләр куллану”дип аталган республика семинарында катнашып кайтты.
Чараның максаты:хокук бозуларны булдырмау hәм балаларны “Балалар хокуклары турындагы Конвенция” белән таныштыру.
20 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә укучылар өчен “Мин сәламәт яшәү рәвеше сайлыйм” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде . Балалар физкультура, спорт, дөрес туклану файдасы турында әңгәмә тыңладылар. “Сәламәтлек” сүзенең әһәмияте белән таныштылар, аны ничек сакларга кирәклеген белделәр, сәламәтлек гигиенасының нәрсә икәнен белделәр, көн режимын ничек дөрес итеп төзергә, ни өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген белделәр. Балалар бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат ишеттеләр, әңгәмәдә актив катнаштылар-сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан балалар белэн кунелле уеннар уйналды.
Әлеге уңайдан Максабаш мәдәният йортының «Оста куллар» берләшмәсенә йөрүче укучылар үз куллары белән әниләренә бүләк ясадылар.
Соңгы тапкыр әлеге чара 2010 елда үткәрелгән иде. Димәк, һәркайсыбызның ун елга бер тапкыр ничек һәм нинди шартларда яшәвебез турында, шәһәрдә, авылда, бистәдә күпме кеше яшәвен һәм безне нинди киләчәк көтүен белү, фаразлау мөмкинлегебез бар. Алдагы язмаларда хәбәр ителгәнчә, Бөтенроссия халык саны алу кампаниясе 2020 елда 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр үткәреләчәк.
21 ноябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре Теләченең "Батыр" спорт комплексында 2019 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасын ачуда катнаштылар.