ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шул максаттан кичә Теләче беренче балалар бакчасында балалар табиблары, шәфкать туташлары манту реакциясен ясадылар.

17-19 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә  2005-2006 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.

Алтын көз-елның иң якты һәм матур чоры. Традиция буенча, октябрь аенда, Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр үтә. Бүген көзге бәйрәмнәрне башлап җибәрүчеләр  икенче кече төркем балалары булды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 

19 октябрьдә Санкт-Петербургта   Хәсән базарында  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  кысаларында     “Татар  утары”  павильонын  ачу  тантанасы  узды.    

20 октябрь көнне Үзәк авылы китапханәчесе " Китаплар танышырга тели» дигән акция үткәрде, аның максаты-китапка игътибар җәлеп итү, аңа карата кызыксыну уяту.

Чарада Узәк урта мәктәбенең 39 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Соңыннан  һәр укучыга матур итеп  бизәлгән көндәлекләр тапшырылды.

Кул астындагы материаллардан балалар бик матур эшләнмәләр ясадылар – агачлар һәм аларны алтын көзнең төп бизәкләре - кызыл һәм кызгылт сары төсләр белән бизәделәр.

20 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча “Татлы тормышның ачы җимешләре” дип исемләнгән тугәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International