30 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү уңаеннан өлкәннәр тарафыннан "Кул эшләре серләре" һәм "Кулларга эш - җанга шатлык" дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр үткәрелде.
1 Октябрь көнне без, Субаш авыл клубы хезмәткәрләре, “Илгә һәрчак көч-дәрт иңеп торыр, өлкән затлар әгәр елмайса" дип исемләнгән өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Алар укучылар белән “Көз ул муллык китерә” исемле чара үткәрделәр. Чарада укучылар көз турында табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан укучылар өйдә уку өчен китаплар, журналлар алдылар.
«Укучының мәдәни нормативы» - мәктәп укучыларының рухи, эстетик һәм сәнгати үсешенә һәм алар арасында мәдәни белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән проект.
1 октябрь – Олылар көне. Бу бәйрәм олы буынга чын йөрәктән хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт сүзе әйтер өчен зур мөмкинлек булып тора.
1 октябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында “Гомерләрнең алтын көзләре”- дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
Шармыш авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Душой молодые, сердцем золотые» дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Безнең балалар үзләренең әби-бабаларының портретларын алып килделәр.
10 көн калды.
30 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшырды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота.
27 сентябрь – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне! Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!" дип исемләнгән акция уздырдылар.