3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне, календарьда үзенә генә хас урын алып торган изге дата. Бу көн физик һәм акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышындагы авырлыкларга игътибарны җәлеп итү, аларга карата мәрхәмәт һәм ихтирам хисләрен арттыру максатыннан билгеләп үтелә. Тормыш юлында һәр адым авырлык белән бирелсә дә, алар сынмыйлар, сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүләрнең дә кадерен белеп, өмет белән яшиләр.
Декабрь аеның башы традиция буенча инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә, ул 3 декабрьдә үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Әлеге изге декада уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә «Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язмыш сынауларына дучар булган, әмма үз иҗатлары белән күңелләргә тирән эз калдырган талантлы язучылар — Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова әсәрләре тәкъдим ителде. Бу китаплар тормышның мәгънәсен югалтмыйча, һәрвакыт өмет белән карарга өнди, күңелләрдә яктылык һәм көч уята. Аларның иҗаты — рухи терәк һәм күңелләрне җылытырга сәләтле изге чыганак.
Игелек акциясе кысаларында өлкәннәргә кунакка бару — күңелләргә җылылык өстәүче, күркәм һәм якты традициягә әверелде. Өлкән буын һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мондый игътибар аеруча кадерле һәм кирәкле — алар китапханәче белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр, чөнки яңа китап битләренең шаулавы, яраткан журналларның хуш исле сәхифәләре һәм күңел җылысы белән аралашу — көннәрен нур һәм җылылык белән тутыра торган иң кадерле мизгелләр.
Бу көндә без илебез территориясендә һәм чит илләрдә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия солдатларын хөрмәт белән искә алабыз. Шул уңайдан Әбде авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә «Без сине хәтерлибез, Билгесез солдат» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чарада балалар бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, нигә нәкъ 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр. Китапханәче укучыларга «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында җылы һәм җанлы итеп сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар, сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары белән таныштылар, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең матур иллюстрацияләрен карадылар. Чара ахырында укучылар укытучылар белән бергә кәгазьдән нәфис торналар ясадылар һәм Билгесез солдатларны искә алу көне уңаеннан «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән стенд әзерләделәр. Бу чара балалар күңелендә батырлык һәм хәтернең кадерле кыйммәтләре булып сакланыр, киләчәктә дә илебезнең тынычлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән һәр солдатның истәлеген мәңгеләштерүгә этәргеч булыр.
Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре зур әһәмияткә ия, бу күргәзмә укучыларга әлеге проблеманың тирәнлеген аңларга ярдәм итте. Федераль, республика һәм вакытлы матбугат чараларыннан җыелган мәкаләләр тәкъдим ителде, аларда коррупциянең төрле яклары, аңа каршы көрәшнең нәтиҗәле ысуллары һәм закон бозучыларга карата каралган җәза чаралары турында җентекләп сөйләнде. Күргәзмә укучыларда гражданлык позициясен ныгытуга һәм әлеге явызлыкка каршы бердәм көрәшкә чакыру булып хезмәт итте.
Бу көннең төп мәгънәсе — сугыш кырында һәлак булган, әмма исемнәре мәңгелеккә билгесез калган совет һәм Россия солдатларының батырлыкларын һәм үлемсез каһарманлыгын мәңгеләштерү. Шул уңайдан 4 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Обелиск янында узган бу җылы һәм мәгънәле очрашуда катнашучылар бу истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән танышты. Чараның иң әһәмиятле мизгеле булып обелискка венок салу булды — ул батырларның хәтеренә хөрмәт һәм рәхмәт билгесе булып торды.
Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Теләче муниципаль районы өчен әһәмиятле вакыйга – «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасары Л. Р. Засыпкина, ТР «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең эшен оештыру буенча өлкән белгече Л. Х. Фазуллина катнашты. Әлеге семинар-киңәшмәдә безнең МБББУ-Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы «Алдынгылар хәрәкәте» проектын гамәлгә ашыру буенча үзенең уникаль тәҗрибәсен, остазлар белән эшен, инновацион алымнар һәм илһамландыргыч нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» юнәлешләре буенча балалар белән дәресләр фрагментлары тәкъдим ителде.
Күп очракта инвалидларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма аларның күбесе көчле рухлы, сокланырлык тормыш белән яши һәм еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны чын күңелдән яраталар, һәр көнне кадерләп, шатланып каршы алалар. Шушы көчле рухлы шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан Сауш авылы китапханәсендә «Көчле рухлылар иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз — Ф. Яруллин, Г. Сагиров, Р. Шәрипов китаплары, Л. Салахутдинова шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Шулай ук совет чоры классикларының — Н. Островскийның «Как закалялась сталь», Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленконың «Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Мондый әдәбият безнең дөньяны яхшы якка үзгәртергә, кешеләргә аңлау һәм мәрхәмәтлек хисләре уятырга ярдәм итә.
2025 елның 07 декабрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 зона этабында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алдылар:
1 урын - ҖаббароваФәридә
3 урын-Саруханян Милена
3 урын-Гайнетдинов Рәсүл
2 урын - Җаббаров Алмаз
Ул ил территориясендә яки чит илләрдә хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган, әмма исемнәре билгесез калган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышлана. Бу көн Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгына рәхмәт сүзләре белдерү символы булып тора. Билгесез Солдат көнендә төрле истәлекле чаралар оештырыла. Быел безнең мәктәп белән берлектә «Кызыл канәфер» акциясе үткәрелде. Дәүләтшина Ләйлә бу көннең мәгънәсен тәэсирле итеп сөйләде. Аннары катнашучылар кызыл канәферләр ясап, аларны Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәйкәленә куйдылар. Бу гамәл батырлар истәлегенә хөрмәт хисләрен тагын да ныгытты.