Бу иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки барысы да балачактан алып соңгы көннәренә кадәр үз күңелләренә бердәнбер һәм кабатланмас образ — Әни образы алып килә. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә "Әнием кочагы-изгелек учагы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төп геройлары әниләр булган матур шигырьләр һәм сәнгать әсәрләре куелды. Китап укучылар күргәзмә белән бик теләп таныштылар.
Мастер-классның үзенчәлеге шунда ки, укучылар техника белән танышып кына калмыйча, үзләренең иҗади эшләрен мөстәкыйль бизәргә, туган көнгә, бәйрәмнәргә матур чәчәкләр ясарга өйрәнәләр. Мастер - классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәп, букетны үз куллары белән җыеп карады. Мастер-класс балаларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьләнү хисләрен кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр бик матур булып чыкты.
2024 елның 22-23 ноябрендә Арча шәһәрендә, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2009- 2010 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Көндезге ике көнлек уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 3 нче урынны алды.
Бассейнда дәресләр укучыларга уңай эмоцияләр алып килүе белән яхшы. 21 ноябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Теләчедә «Дулкын» йөзү бассейнында булдылар . Балалар вакытларын яхшы һәм файдалы үткәрделәр .
Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.
Бу бәйрәмне барлык җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдә барлык аналар.
21 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Гаилә учагын саклый әниләр” дип исемләнгән “яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашында чара узды. Очрашу барышында әниләргә багышланган китаптан өзекләр укылды, конкурслар оештырылды, әниләрне котлап җырлар җырланды. Ахырдан мастер класста катнашып, әниләр балалары белән берлектә ясалган кул эшләнмәләрен истәлеккә үзләре белән алдылар.
Агымдагы елның 21 ноябрендә Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник тикшерү уздырылды. Карауга 11 берәмлек техника куелган иде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” дип аталган әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны зур талант иясе, тирән белемле, киң карашлы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар милләте өчен күп игелекләр эшләгән шәхес, абыйсы Шакир Рәмиев белән «Вакыт» гәҗите, «Шура» журналын чыгара башлаганнары турында белделәр.
Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кечкенә гражданнарга– зур хокуклар» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханә мөдире балаларга Бала хокуклары конвенциясенең нәкъ менә заманча вариантында дәүләт һәм җәмгыятьнең ятим балалар, инвалидлар, качаклар, хокук бозучылар турында аерым кайгырту икәнлеге турында сөйләде. Чара барышында балалар хокук һәм бурыч төшенчәләре турында фикер алыштылар, төп хокуклар – яшәү, түләүсез урта белем һәм медицина ярдәме алу хокукы белән таныштылар. Фикер алышу барышында укучылар һәр хокук үзе белән билгеле бер бурыч алып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.
Теләче 2 нче балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләмен нәтиҗәле үстерү шарты буларак заманча педагогик технологияләрне куллану» дигән темага район күләм семинары узды. Әлеге семинарда чыгышлар белән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Р.Р. , укытучы-логопед Шаймарданова М.Н., шулай ук рус теле тәрбиячесе Саетова Д.Р., тәрбияче Хазинурова Г.Р., мөдир урынбасары Сафина Е.В. катнаштылар.