ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Әбде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «әдәби лабиринт» дигән китап квесты үткәрелде. Балаларны интеллектуаль сынаулар көтте. Лабиринт буенча сәяхәт барышында балалар төрле биремнәр башкардылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. «Анаграмма» конкурсында балаларга китапны ничек атауларын аңлатырга кирәк иде. “Әсәрләр жанрлары" конкурсында әсәрләр жанрын атарга кирәк иде. «Путаница» конкурсында әсәрнең авторын, исемен һәм героен бергә кушарга кирәк иде. "Детектив" конкурсында балаларга детектив ролендә булырга һәм тасвирлама буенча әдәби геройны һәм әсәрне билгеләргә тәкъдим иттеләр. «Югалган әйберләр» конкурсында әлеге предметларны һәм башкаларны нинди әсәрләрдән искә төшерергә кирәк иде. Балалар барлык биремнәрне үтәделәр һәм лабиринтны уңышлы үттеләр. Ә бу эштә аларга китапларны белү ярдәм итте. Китап ул-белем чыганагы!

Күпләребез бу көнне әниләренә җылы сүзләр әйтәме? Без алар турында авыр һәм начар булганда хәтерлибез, без аларның туган көнендә искә алабыз, ә калган көннәрдә? Бу бәйрәм — тормышыбызда иң мөһим кешегә-әнигә мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәчесе әниләргә багышланган бәйрәм чарасы оештырды. Бәйрәм барышында әни турында күп шигырьләр һәм риваятьләр яңгырады. Аннары әниләр «Әдәбиятта Әниләр» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Бу көнне һәрбер кеше үзенең иң якыны - Әнисенә матур теләкләрен җиткерә, аларга кадер-хөрмәтен күрсәтә. 23 ноябрь көнне, Алан авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, бүгенге көндә МХО да хезмәт итүче хәрбиләрнең әниләре һәм туганнары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара барышында аларга матур теләкләр яңгырады, авылыбыз үзешчәннәре башкаруында матур концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Шулай ук китапханәдә "Әнием-кадерлем" исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.

Тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан 22 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Иркен сула, озак яшә!” исемле мәгълүмати сәгать үткәрелде.     

Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен тәмәке тартуның куркынычлыгы һәм никотинның кеше организмына зарарлы тәэсирләре турында әңгәмә-диалог үткәрелде. Шулай ук тематик буклетлар таратылды. Китапханәгә килүчеләр игътибарына "Моны белү мөһим!" исемле күргәзмәгә күзәтү тәкъдим ителде. Анда тәмәке тартуның зыяны, бу начар гадәткә каршы көрәш ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше турындагы китаплар, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләр белән танышырга мөмкин иде.

Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне кысаларында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Бала хокуклары турында Конвенция» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды һәм әлеге темага күргәзмә эшләде. Укучылар балалар хокукларын яклаучы төп документ – “Бала хокуклары турындагы конвенция” белән таныштылар. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнарның белем алуга, ял итүгә, үзләрен яклауга хокуклары турында сөйләшенде. Шулай ук балаларның бурычлары, мәсәлән, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт һәм законнарны үтәү ассызыкланды. Көндәлек гамәлләр еш кына хокукый бәягә ия булуын ачыкладылар.  Чараны интерактив викторина дәвам итте, анда балалар үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәре белән уртаклаштылар.

Әниләр көне - ул иң якын һәм якын кешеләргә багышланган иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Россиядә бу бәйрәм 1998 елда оештырылган һәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу вакыйгага Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сезгә тиеш бик күп назлар” дип исемләнгән темага тематик кичә үткәрделәр. Китапханәдә “Иң сөйкемле әни өчен” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән чәй табыны эзерләнде.

Бөтендөнья бала көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1954 елда игълан ителде. Ул 20 ноябрьдә билгеләп үтелә, балаларның дөньякүләм туганлык һәм үзара аңлашу көне буларак, бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 20 ноябрь - бала хокукларын торгызуда мөһим чор. Бу көнне 1959 елда Генераль Ассамблея Бала хокуклары декларациясен кабул итте, ә 1989 елда - Бала хокуклары турындагы конвенцияне. Шул уңайдан, Кукчә авыл китапханәсендә китапханәче «Бөтендөнья бала турында сөйләшү» темасына әңгәмә үткәрде.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Дөньяда бердәнбер әнигә”- дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында китап укучыларыбызны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык. Язучыларыбызның әниләргә багышланган әсәрләреннән өзекләр укыдык. Әлеге чараны тулыландыру максатыннан укучылар, әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр.

Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар өчен «Добро пожаловать в страну Мульти-Пульти» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үтте. Балалар үзләренең яраткан геройларын таныдылар, иң яраткан мультфильмнарын искә төшерделәр, мультимедиа презентациясе ярдәмендә танылган мультфильм геройларын, алар буенча иҗат ителгән әсәрләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына актив һәм күңелле җавап бирделәр.Чара "Минем яраткан мультфильмым" рәсем сәгате белән тәмамланды.

"Пушкин картасы" проекты кысаларында урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында Әниләр көненә багышланган «Мамы, как пуговки, на них все держится”, дигән квест-уен үткәрелде. Җылы һәм дустанә шартларда китапханәчеләр «Сөекле әниләр» слайд — презентациясе ярдәмендә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм бу көннең башка илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Балалар, ике командага бүленеп, «Әниең турында мәкаль төзе», «Гадәти булмаган табышмаклар», «Чәчәк танып бел» конкурсларында катнашатылар. Чара ахырында балалар яраткан әниләре өчен оригиналь чәчәкләр әзерләде, үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International