ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 3 декабрь көнне, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җылылык көтә җирдә һәр кеше” акциясендә катнаштык һәм инвалидларның өйләренә барып үзебезнең ярдәм йөзеннән әзерләнгән күчтәнәчебезне тапшырдык. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Киләчәк буыныбыз да безнең кебек кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын онытмасын иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү традициясе гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.

Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз.

Шул максаттан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре обелиск янында “ Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек”дип исемләнгән   мәгълүмәти сәгать  үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.

Биредә балалар «игелек» сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, миһербанлык, киң күңеллелек темасына әйтемнәр тыңладылар, игелекле эшләр башкаручы һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшүче әкият геройларын искә төшерделәр.

Әлеге чарага мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек турындагы китаплардан «Шәфкатьлелек бизи кешене» дигән тематик күргәзмә әзерләнде.

2 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк  китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың һәм Алсу Габидуллинаның “Кул эшләре йөрәккә һәм җанга дәва” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә  оештырылды. Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Аларның иҗат җимешләрен китапханәгә килеп күрә аласыз.

Бу көн дөньяның күпчелек илләрендә ел саен үткәрелә торган вакыйга статусына ия булды һәм ВИЧ/СПИД эпидемиясе белән көрәштә халыкара теләктәшлек күрсәтә.

   Әлеге көн кысаларында үзәк китапханәдә "Мы выбираем жизнь" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китап укучылар игътибарына СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы, авыру билгеләре, аңа каршы көрәш ысуллары турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Күңел җылысына үрелеп” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шулай ук матур эшләр, күркәм гамәлләр чагылыш тапкан матур әдәбият әсәрләрдән, мөмкинлекләре чикле булган язучыларыбызның китапларыннан торган “Җилкәннәр җилдә сынала” дип аталган  китап күргәзмәсе дә эшли башлады.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024нче елның 30 ноябрендә Шәтке урта мәктәбе спортзалында «Теләче» спорт мәктәбе 2011нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Шәтке Кубогына район беренчелеге уздырды. Әлеге ярышта 72 спортсмен катнашты.

Баландыш төп мәктәбендә эшләп килүче “Салават күпере” инглиз теле түгәрәге әгъзалары ясле-бакча балаларына кунакка керделәр. Алар инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр, “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр. Кечкенәләр бик кызыксынып тамаша кылдылар. (Җитәкчеләре Заббарова Г.Н)

26 ноябрь көнне "Әниләр җирдә иң кадерле кешеләр"дигән әдәби - музыкаль кичә булып узды. Бу бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең  әниләре чакырылган иде. Бәйрәм кичәсен китапханәче ачты, ул кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга чын күңелдән сәламәтлек,  озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы теләде. Кичә азагында бәйрәм бүләкләре таратылды. Онытмагыз, без барыбыз да улларыгыз белән горурланабыз, алар инде безнең һәрберебез өчен чын герой . Догаларыгыз, ана мәхәббәте  улларыгызны сугыш кырларында сакласын, һәм алар җиңү белән гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International