Теләче җирлекара китапханәләре директоры Давлиева Р.М. китапханәбезнең якын дусты – мөмкинлекләре чикле булган китап укучыбыз Якупов Айрат белән очрашып аңа үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Шулай ук китапханәнең уку залында «Дөньяда мин һәр нәрсәгә гашыйк күзләр белән багам...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аяныч язмышка дучар булган талантлы язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, Г.Галимуллина китаплары белән беррәттән, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы журналлар да урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.
Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булып хәлләрен белеп йөрик. 4 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә” дигән исем белән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләренә баруны оештырдылар. Аларның хәлләрен белеп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын истә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата.
3 декабрь илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат-билгесез герой” дигән батырлык дәресе уздырылды.
Инвалидлар — алар көчле ихтыярлы, батыр, дөньяны аерым күрүче, эчке яктан бай кешеләр. Аларның берсе хәрәкәт итүдә чикләнгән, икенчеләре дөньяның төсләрен күрү, аның күптөрле тавышларын ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм.
1нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәламәтлеге чикләнгән авылдашыбыз Рәмис Гарипов белән очрашып, хәлләрен белеп, аларның өйләрендә булып, күңелләренә җылылык өстәп күчтәнәчләр тапшырып кайтты.
Бу истәлекле көн илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора. Әлеге тарихи дата уңаеннан, 4 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Дан сиңа, солдат-җиңүче!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә совет сугышчыларының дошман белән каты бәрелешләрдә күрсәткән каһарманлыклары, батырлыклары турында шигырьләр, мәкаләләр, хикәяләр урын алды.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара кысаларында Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре очрашу үткәрделәр. Очрашу тирә-юньдәгеләргә кайгырту, игътибар һәм ярдәм күрсәтү күренешенең мөһимлеген хәтерләтте. Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларга җылы сүзләр һәм теләкләр бүләк иттеләр. Акциядә катнашып, алар сәламәтлеге чикләнгән балаларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның мәгълүмати, мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыралар.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына “Илебез батырлары белән горурланабыз” дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы, Ватан Геройлары белән танышты. Алар арасында якташларыбыз - Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов, Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар. Укучылар аларның батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге чара укучыларда горурлык хисләре уятты.
Шулай ук китапханәдә әлеге көн уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.
Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә дә “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.
3 декабрь көнне Шармаш авыл китапханәчесе Халыкара инвалидлар декадасына багышланган «Яхшы сүз белән бер — беребезне җылытабыз» дигән акция үткәрде. Аларга игътибар һәм игелекнең бер өлешен бүләк итү бик мөһим. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәр кешегә игътибар, кайгыртучанлык, елмаю, яхшы мөнәсәбәт бүләк итәргә кирәк! Бу көнгә китапханәдә «Кешеләр алай бүленми» дигән күргәзмә оештырылган, анда авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр турында китаплар тәкъдим ителгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 3декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Моңлы күз карашлары» дигән аралашу чара үткәрделәр. Чара дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбызга нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләдек. Кайвакыт яхшы елмаю һәм дусларча аралашу кешене бәхетле итә ала. Алар китапханәгә килгән газет - җурналлар белән таныштылар, яңа кайткан китапларны яздырып өйләренә укырга алдылар.