ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

9 нчы ноябрь көнне аның чираттагы чарасы Баландыш  авыл җирлегендә узды. Конкурсның максаты: гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләрнең игътибарын халык традицияләренә һәм теленә җәлеп итү, буыннар бәйләнешен күрсәтү. Чарада катнашучылар унике номинациядә көч сынашты. Фойеда мавыктыргыч күргәзмәләр, мастер-класслар уткәрелде. Бу чараны оештыруда Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Назипова да катнашты.

«ТАТАР СҮЗЕ» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак татар классик әдәбиятын саклау максатыннан оештырыла. Әлеге бәйгегә

Айдар авыл китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүчеләр Илзирә Фәттахова, Фирүзә Хәсәнова, Фәнзия Фәләхова, Гүзәл Сафина, Илүзә Хабибуллиналар катнашып, сертификатка ия булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра. “Җәлил укулары "  VII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгенең «Җәлил татар телендә» номинациясендә Айдар авыл китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүчеләр Илзирә Фәттахова, Фирүзә Хәсәнова, Фәнзия Фәләховалар катнашып, сертификатка ия булдылар.

Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Наркомания-авыру, әллә җиңаятме? " дигән темага диспут үткәрде. Китапханәче яшүсмерләргә куркыныч һәм зарарлы гадәтләр турында мәгълүмат җиткерде, наркотикларга бәйле кешене тышкы кыяфәте буенча ничек белергә, бу коточкыч авыруга ничек бәйле булмаска икәнен сөйләде, чөнки наркотик матдәләр кулланучы — авыру кеше һәм бу авыруны бик сирәк кеше генә җиңә ала. Әңгәмә барышында мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга шушы тематиканы яктырткан буклетлар өләштеләр. Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуы һәм һәркемгә үз тормыш юлын үзенә сайларга кирәклеге турында фикер алыштылар. Китапханәдә әлеге чарага “Кешеләр, уяу булыгыз!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

Теләче муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан 2024 ел - Гаилә елына багышланган "Минем гаиләм - минем байлыгым!" дип исемләнгән район фестивале башланып китте. 9 ноябрь көнне әлеге фестиваль Баландыш авыл җирлегендә узды. Баландыш авылы мәдәният йортында Урта Мишә һәм Баландыш авыллары үзешчәннәре жюри алдында иҗади отчётын тәкъдим итте. Чараның төп максаты - сәнгатьнең төрле төрләрендә уртак гаилә иҗаты традицияләрен торгызу, заманча гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү аша гаиләләрнең социаль һәм иҗади активлыгын булдыру.


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

11 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз алтынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  А.Г. Фәтхуллин  алып барды.


10
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

Баландыш төп  гомум белем бирү мәктәбе  "Татарча диктант-2024" акциясендә катнашты. Акция инде тугызынчы ел уздырыла һәм аның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны булдырмау, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү.   9 ноябрь көнне мәктәптәбебез татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча "Татарча диктант" бөтендөнья  акциясенә кушылды. Теләге булган һәркем диктант язуда үз көчен сынап карый алды.


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

7 ноябрь көнне «Батыр» спорт  комплексында "Алдынгыларны чакыру" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең "Алдынгылар хәрәкәте" һәм Гаилә елы  "Бөтенроссия проекты кысаларында "Гаилә командасы " спорт Гаилә фестивале узды.


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 14 ноябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Теләче муниципаль район Башлыгы А.Г. Фатхуллинның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләве


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International