24 октябрь көнне «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебная нить» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.
Гаилә белән уку-балага ошаган үзенчәлекле һәм күңелле атмосфера, Ул бит китаплар укыганда үсә, димәк, нәрсә начар, ә нәрсә яхшы икәнен аңлый башлый. 24 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Сказка-друг моей семьи» исемле гаилә укуы булып узды. Балалар үзләренең туганнары белән бергә китаплар укыдылар, яңа геройлар турында белделәр һәм аларның гамәлләренә анализ ясадылар.
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хисамутдинова Ләйсән Наил кызы һәм Муталлаповлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
24 октябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында «Туган ягыңны бел һәм ярат» темасы белән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Катнашучылар видеоролик ярдәмендә Сауш авылы үсешендә эз калдырган күренекле якташларыбыз белән таныштылар.
Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә ДООЦның 13 тәрбияләнүчесе катнашты.
Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде...
26 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ватан уллары" төбәк үзәгенең кул сугышы буенча ачык шәхси беренчелегендә катнаштылар.
24-26 октябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә кул сугышы буенча "Оружейниклар кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды. 14-15 яшьлекләр арасында «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә » тәрбияләнүче Майсурадзе Ангелина катнашты һәм көмеш медаль яулады. Ангелинаны һәм аның тренерлары В. Е. Белоусованы һәм А. Р. Шәйхетдиновны котлыйбыз.
2024 елның 26 октябрендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 этабының зона турында уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар: