Табигатьнең матурлыгы иксез-чиксез һәм бетмәс-төкәнмәс, шуңа күрә табигать – сәнгать өчен зур чыганак булып тора. Анда бала табигать күренешләрен күзәтүгә җәлеп ителә, үсемлекләр дөньясы белән якыннан таныша, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәнә.
Күкчә авыл китапханәсендә “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм шул темага материаллар белән папкалар тутырылды. Китапханәче Россиядә коррупция тарихы турында газета һәм журналлардан материаллар, коррупциянең нәрсә булуы һәм тулаем илдәге һәр кешегә нинди зыян китерүе турындагы материаллар туплады. Шулай ук коррупциягә каршы профилактика һәм көрәшкә багышланган мәгълүмати буклетлар ясалды.
Укучылар өчен «Көзге башваткычлар һәм ребуслар» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар яңа журналлар белән таныштылар, алар турында бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Танып белү журналларын укып, алар күп кенә сорауларга җавап таба алдылар. Балалар матбугаты баланың сәнгати һәм әдәби зәвыгын формалаштыруга юнәлдерелгән. Балалар журналы баланы уку дөньясына озатучы булып тора. Кызлар кызыксынып ребуслар чиштеләр, куелган сорауларга җаваплар таптылар.
Өстәвенә, бүгенге газета -журналлар – кызыктырырлык, матур эшләнелгән, аларны кулга аласы, актарасы, карыйсы килә! Шуңа күрә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре янгын частенда эшләүче китап укучылар өчен «Пресса на все интересы» дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Чара барышында укучылар «ФиС», «Приусадебное хозяйство», «Домашняя энциклопедия», «Комсомольская правда», «Сельская новь», «Республика Татарстан», «ЗОЖ» кебек кызыклы журналлар һәм газеталар белән таныштылар. шулай ук укучылар үзләренә охшаган иң кызыклы китапларны сайлап алдылар.
Башлангыч сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, аларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Алан авылы китапханәсендә “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Укучылар өчен :”Бу китапларны әти-әниләр дә укыган” дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнде. Чара барышында балалар китапханә һәм андагы кагыйдәләр белән таныштылар, куар-кодлар аша китапны тыңларга һәм карарга өйрәнделәр, китапханәче татар халык әкиятләрен кычкырып укыды, сөйләм телен баету максатыннан, телдән “Минем яраткан әкият героем” темасына хикәяләр төзеп сөйләделәр.
Мостай Кәрим-мәшһүр шагыйрь, аның иҗатын халык гаять зур мәхәббәт белән укый, файдалана. Күп кырлы талантлы рәссам М.Кәрим балаларга кызыклы хикәяләр яза. Ул зур шагыйрь генә түгел, менә дигән драматург, прозаик һәм тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Аның иҗаты республиканың рухи байлыгы һәм милли горурлыгы булды. Мостай Кәримнең жанр төрлелеге аерылып тора. Хәтта иң талантлы кешеләр дә барлык жанрларда эшли алмыйлар, ә ул бөтен нәрсәдә талантлы иде! Китапханәдә мәгълүмат сәгатендә балалар Мостай Кәримнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.
24 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәчеләре "Пушкин картасы" проекты кысаларында Теләче гомуми белем бирү мәктәбендә «Красочный мир «Эбру» дигән мастер-класс үткәрделәр. Әлеге мастер-класста укучылар бик кызыксынып катнаштылар һәм искиткеч матур рәсемнәр ясадылар.
15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Шул уңайдан 23 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Алар тормышны йөрәкләре белән күрәләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Күз күрүе начар булган кешеләрне китап укуга тартып, китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә.
18 октября в Казанском культурном центре "Сайдаш" состоялся концерт фестиваля конкурса в рамках Дней культуры муниципальных образований Республики Татарстан.
Казаклар авылы китапханәсендә “Китап – үз укучыларын көтә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Яхшы китап укудан һәм тәмле конфетлардан организмда "шатлык" гормоны барлыкка килә. Китаплар һәм конфетларның уртак яклары бар икән.