23 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көйне уйлап тап” –дип исемләнгән музыкаль бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә авыл яшьләре катнашты. Музакаль- бәйге командалар арасында узды. Бәйгедә халык җырлары, хәзерге заман җырлары куелды.Катнашучы ике командага 5 әр җыр тәкъдим ителде. Ике команда да бик актив катнаштылар.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Татар халык әкиятләре аша балаларда әхлак тәрбиясе камилләштерелә. 23 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасына барып «Әкиятләр –халкым җәүһәре» дигән чара оештырды. Балаларга матур тәрбияви әкиятләр укылды. Алар буенча фикер алышу оештырылды.
19 октябрьдә, Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь буын белән актуаль тема буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар яшьләргә энергия эчемлекләренең кеше организмына йогынтысы турында мәгълүмат бирделәр, кеше сәламәтлегенең белемгә һәм мөстәкыйль, белә торып нәрсә сайлауга бәйле булуын күрсәттеләр һәм энергия эчемлекләренең эффектлары белән бәйле ялгыш карашлар турында сөйләштеләр. Чара диалог рәвешендә үтте.
Ул Россия Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган. 2024 елда бу дата 20 октябрьгә туры килә. Әтиләр турында бик күп хикәя, повесть һәм әкиятләр язылган. Олы Мишә авыл китапханәсе әтиләр көне уңаеннан балаларның әтиләре белән бергә китап укыганнарын фотога төшереп, фоторепортаж үткәрергә тәкъдим иткән иде. Бу чарага бик теләп катнашкан гаиләләр үзләренең фотолары белән бүлештеләр.
Әтиләр көне уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә «Әтием – ил терәге» исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар яраткан әтиләрен үзләре күргәнчә сурәтләргә тырыштылар. Һәр бала өчен аның әтисе иң әйбәт, хезмәт сөючән, батыр һәм якын. Барлык рәсемнәрдә дә үзләренең якын кешесенә карата җылылык һәм мәхәббәт сизелә.
Бу сүзләрнең мәгънәсе дә охшаш. Әти — һәркемнең тормышында төп ир-ат, ул гаилә терәге, ул хуҗа һәм яклаучы. Ул гаилә исемен һәм намусын һәм үзенә күрә нәселен кадерләүче, чөнки аның дәвамчысы һәм фамилиясен йөртүче
Шуны истә тотып, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Баландыш мәдәният йортында “Нәрсә ул терроризм һәм аны ничек җиңәргә?” дигән исем астында түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара барышында тагын бер тапкыр «терроризм», «террорчылык акты» төшенчәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда уяу һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде.
Әлеге бәйрәм алдыннан безнең китапханәдә китап “Әдәбиятта әтиләр образы” дип исемләнгән күргәзмәсе әзерләде, анда әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Аларда аталар һәм балаларның үзара классик мөнәсәбәтләре мисаллары күзәтелә. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы булды. Ә уртак вакыт үткәрү шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.
22 ноябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе балалар белән «Терроризм–тормыш өчен куркыныч» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Хәзерге вакытта террорчылык дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Әңгәмәдән балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен һәм максатларын белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балаларга ни өчен терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.
2024 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Теләче муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә гражданнарны кабул итте.