ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Ата-аналар җыелышына әти- әниләрне 2 нче чирек йомгаклары белән таныштыру, кышкы каникул чорына балаларның иминлеген саклау бурычы куелган иде. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләргә янгын куркынычсызлыгы, балалар иминлеген саклау ,юл йөрү кагыйдәләрен аңлатып инструктаж уздырдылар. Ата-аналар белән очрашуда ГИБДД начальнигы Каримуллин И.Х . да чыгыш ясап, үз теләкләрен җиткезде.

“Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр. Бәйрәмдә  балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне  күңелле уздырдылар. Тамашаның иң күңелле мизгеле лотерея уены да бик мавыктыргыч булды. Мәдәният йорты режиссеры  Илсур Низамов, техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов, китапханәче Гөлназ Махмутова, мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның  төп спонсорлары булдылар. 

Күкчә авылы китапханәсендә китапханәче Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы һәм клуб мөдире Җәмәлетдинова Ризидә Рәүф кызы “Син музейлар турында беләсенме?”- дип исемләнгән башваткыч үткәрделәр. Башваткычта “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты.

Яңа ел ул чын могҗиза.  4 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да  балалар очен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать  һәм шат иделәр.

Кеше һәм җәмгыять тормышында фән, һөнәрләр һәм аларның әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыруга ярдәм итү өчен Күкчә авылы китапханәчесе "Тылсымлы сүзләр" балалар берләшмәсе әгъзалары белән "Фәннәр иленә сәяхәт"дигән темага әңгәмә үткәрде.

Кышкы каникул вакытында Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г.М балалар белән "Кышкы саф  һава - тәнгә дәва" дигән кышкы табигатькә сәяхәт үткәрде.
  Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. 

 

Һәр кеше Яңа елны  түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә. 29 декабрь көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә  Яңа ел кичәсе үткәрелде.  Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән убырлы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы  әйләнәсендә  җырлар җырладылар, төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар. Лотерея уйнату, күңелле дискотека укучыларның күңеленә хуш килде, һәркем күтәренке рух белән өйләренә таралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International