Ярминкә иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.
2024 елның 29 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 1-2 класс,3-4 класс, 5-6 класс, 7-8 класс, 9-11 класс укучылары арасында бадминтон буенча Теләче районы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 7 мәктәбеннән 89 яшь бадминтончы көч сынашты.
Әлеге тарихи дата уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына мәгълүмати күргәзмә оештырдылар һәм хәтер сәгате уздырдылар. Чараның барышында сәяси репрессия еллары, халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөйләштеләр, хәтер китабына күзәтү ясадылар.
Ахырдан укучылар каникул көннәрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, өйләрендә уку өчен китаплар сайлап алдылар.
29 нчы октябрь көнне Олы Мишә мәдәният йортында китапханә, Түбән Сәвруш һәм Караширмә авыл клублары белән берлектә татар халык уеннары «Как играли в старину» программасы үткәрелде. Анда катнашучылар татар халкының кайбер традицияләре, «кәләпүш», «Наза», «Гөлбану», «Капка» кебек традицион халык уеннары турында белделәр һәм, әлбәттә, бергәләп уйнадылар.. Чара бик күңелле, дәртле, ә иң мөһиме – бердәм узды, чөнки татар уеннары югары эмоциональлек, ярышучан һәм коллектив характерлы хәрәкәтләр белән аерылып тора.
29 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды
Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкееваның гражданнарны шәхсән кабул итүен үткәрүе
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Сәетова Д.Р. сәләтлелекне ачыклау буенча диагностика үткәрде.
Сәләтле бала-ул эшчәнлекнең теге яки бу төрендә ачык, кайчакта күренекле казанышлары белән аерылып торган (яки мондый казанышлар өчен эчке алшартлары булган) бала.
Балаларга алып килгән китапларны бик яратып кабул иттеләр, тагын килүне көтеп калуларын белдерделәр. Өйләренә яздырып китаплар алып калдылар.
Бу көнне авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче барлык хатын-кызлар бәйрәм итә. Авыл хатын-кызлары-йорт учагын саклаучылар гына түгел, ә үз гомерләрен якыннары һәм бөтен кешелек иминлеге турында кайгыртуга багышлаган Бөек хезмәт ияләре дә. Барлык авырлыкларны җиңеп, матур, игелекле һәм акыллы, чын хатын — кыз булып калалар.
15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның туган көнен бәйрәм итү уңаеннан, Шармаш авыл китапханәсендә “М.Ю. Лермонтовның тормыш һәм иҗат битләре буенча” дигән чара узды.