17 октябрь көнне Россиядә әтиләр көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "Минем иң яхшы әтием" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар әтиләренә булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен чагылдырган иҗатларын бик теләп әзерләделәр. Әтиләребез безнең өчен иң яхшылары һәм әһәмиятлеләре икәнен белсеннәр, аларның ярдәме һәм кайгыртуы безгә кадерле, һәм без аларны һәрвакыт яратачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез.
Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 15 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, “Бер эштән дә курыкмыйбыз, без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырдылар.
1552 елның 15 октябрендә Казан Иван Грозный җитәкчелегендә рус гаскәрләре
тарафыннан алына. Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый.
Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә "Хәтерләүдән курыкма
син, үткәнеңне онытма син!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә
татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ил тоткасы – хатын-кыз” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү. Очрашуда китап укырга яратучы, төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар катнашты. Кичә барышында котлаулар, төрле һөнәрләргә багышланган рәсемнәр җыю, хәрефләрдән сүзләр төзү һәм шигырьләр яңгырады. “Сезнең өчен китап яратучылар” дигән күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Түгәрәк табын артында чәйләр эчеп, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар, гаилә шатлыклары белән уртаклаштылар, үткәннәрне искә төшерделәр.
Укуга караш, кызыксыну, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. 16 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсенә "Гаилә белән китап киштәсе янында"- дигән җылы очрашуга китапханәбезнең иң актив китап укучы - Насибулиннар гаиләсе чакырылды. "Минем яраткан китабым", "Минем яраткан героем", "Мәкалнең дәвамы..."- дигән турлар үткәрелде. Шулай ук алар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Бүгенге очрашуга килгән гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ил көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Ул рәсми рәвештә РФ Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән "Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталыкның әһәмиятен арттыру"өчен гамәлгә куелган. Әлеге бәйрәмгә багышлап Теләче район үзәк китапханәсендә 17 октябрь көнне «Әдәбиятта әти образы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәгә төп геройның характерын яки язмышын әти образы аша яктырткан әдәби әсәрләр тәкьдим ителде. Болар: А.С.Тургеневның «Отцы и дети», А. С.Пушкинның «Капитанская дочка», Л. Н. Толстойның «Война и мир», Н.В.Гогольнең «Тарас Бульба» һ. б. әсәрләре урын алды. Күргәзмә киң укучылар даирәсенә кызыклы булачак.
Олы Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында, мастер-класслар сериясе ыргак белән бәйләүгә багышланды. Сайланган җепнең төсенә карап, гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Китапханәче балаларга бәйләүнең барлыкка килү тарихын кыскача аңлатып, «бәйләү дәресләре» күрсәтте. Балалар иң гади элементлар белән танышып ыргак белән бәйләргә өйрәнделәр.
Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XII халыкара акциягә кушылды һәм «Мое любимое Лермонтовское стихотворение», дип исемләнгән әдәби укулар уздырды. Михаил Юрьевич Лермонтовның тормышын һәм иҗатын яктырткан «Под парусом Лермонтовской поэзии» күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар бөек шагыйрь биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, тормышыннан истәлекле мизгелләрне барладылар һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китапханәче шагыйрьнең иҗаты турында онытмыйча, аның әсәрләрен ешрак укыгыз дигән теләкләрен җиткерде.
15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 210 ел тула. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган Xll Халыкара акциясенә кушылып «Читаем Лермонтова" дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче Г.Махмутова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Закон һәм без” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара презентация карау белән башланып китте. Монда балалар «гаеп», «хокук бозу» һәм «җинаять» дигән сүзләрне билгеләүне белделәр, шулай ук законнарны һәм кешенең конституцион хокукларын бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат алдылар. Чара барышында катнашучылар белән уеннар үткәрелде, анда алар хокук бозуның классификациясен, шулай ук законнарны билгеләргә тиеш иде.