20 сентябрь көнне, Алан урта мәктәбендә китапханә белән берлектә, районкүләм “Сүзләр балкышы” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсы кысаларында, сайлап алу туры узды. Мәктәбебезнең 11 талантлы укучысы районыбыздан килгән хөрмәтле жюри әгъзалары каршында үзләренең яраткан шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар авылдашыбыз, язучы Равилә Шәйдуллина һәм патриот шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен яратып башкардылар.
20 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсенең уку залында Татарстанда фәнни - технологик үсеш елына багышланган «Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар даһи рус галимнәре -Иван Кулибин, Павел Яблоков, Александр Попов, Николай Зелинский һәм башкаларның ачышлары белән таныштылар, гаҗәеп ачышлар, иң әһәмиятле һәм кызыклы технологик казанышлар турында белделәр.
20 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган “Без - коррупциягә каршы” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын чагылдырылган Крыловның “Басни”, Пушкинның “Дубровский”, “Сказка о рыбаке и рыбке”, Гогольның «Ревизор», М.Горькийның “На дне”, Достоевскийның “Преступление и наказание” әсәрләре урын алды.
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә цифрлаштыру елы уңаеннан «Искусственный интеллект: промпт‑инжиниринг» дәресе үткәрелде. Укучыларның цифрлы грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Урок цифры» дип исемләнгән чара Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында узды.
19 сентябрь көнне «Солдатка хат» акциясе кысаларында Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары арасында МХО солдатларына рәхмәт белдерү максатыннан хат язу оештырылды.
18 сентябрь көнне Теләченең “Туган авыл” кафесында китапханә хезмәткәрләре “Гаилә традицияләре” район милли ашлар фестивалендә катнашып “Дөрес туклану ризыклары” номинациясендә I урынга лаек булды.
Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» АХККында җитештерү бинасында төягечне техник торышын тикшерү уздырылды. Әлеге чараның максаты машинаның техник торышын тикшерү һәм аларны то актында - техниканың факттагы торышына теркәү иде.
Фестивальда катнашучылар билгеле бер милли аш-су үзенчәлекләренә, милли колоритка, өстәл бизәлешенә, ризыклар ассортиментына, ризыклар бирү йолаларына (әзерләнгән ризыкны иҗади якларга) тиеш иде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Баевлар гаиләсе катнашты. «Камыр ризыклары» номинациясендә 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!!!
Татар әдибе Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора.
Билгеле булганча, ыргак белән бәйләү ысуллары гаять күп, шуңа күрә һәр оста үзе өчен һәр конкрет бәйләү өчен максималь туры килә торган вариантны сайлый. 12 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, Пушкин картасы кысаларында, үткәрелгән мастер-класс ыргак белән бәйләүгә багышланды. Сайланган җепнең төсенә карап, гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Китапханәче кыскача бәйләүнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннары балалар иң гади элементлар белән таныштырылды.