ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Пикник алдыннан “Барыбыз да биибез” дигән кичә үтте, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Балалар белән бергәләп Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм төрле экспозицияләр белән зал буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрделәр.

Үзәк авыл китапханәсендә шагыйрь һәм публицист, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Газинур Моратның юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат–узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Ул көрәшче шагыйрь дә. Г.Моратның иҗаты алтмышынчы еллардагы традицияләрне стилистик формасы, шулай ук иҗтимагый – сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча да мирас итеп ала.       

Библиолагерьның өченче көне дә бик  кызыклы һәм актив үтте. Ул «Әкиятләрне беләбез, әкиятләрне яратабыз!» девизы астында узды. Көнебез гадәттәгечә күңелле зарядкадан башланды. Аннары балалар «Әкият эстафетасы»нда катнаштылар, бу аларга әкият персонажлары: Дюймовочка, Золушка һәм Үги ана, А.С. Пушкин әкиятендәге карт, Иван – Царевич ролендә булырга мөмкинлек бирде. Кыскасы, вакытның узганы сизелмәде дә…  

Бу чара вакыйгаларның тиз алышынуы белән характерлана: катнашучылар китапханә фонды белән медицина һәм сәламәтлек турында таныштылар, сәламәт ризык һәм физик күнегүләрнең файдасы турында белделәр. Чара башында катнашучылар спорт тематикасына табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар. Аннары барысы бергә спорт мәйданчыгына юнәлделәр, анда уен өлеше үткәрелде.

Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга галимнәрнең кем булуын, нәрсә ул фән һәм аның нигә кирәк булуы турында сөйләде.  Презентация ярдәмендә төрле өлкәләрдә ачыш ясаган галимнәр белән таныштырды. “Фән серләрен ачканда” исемле китап күргәзмәсе куелды.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә өлкәннәр дә зур дулкынлану хисләре кичерә, мәктәп сукмаклары белән бәйле хатирәләрне барлый, хөрмәт хисе белән үзенә хәреф таныткан, кулыннан тотып язарга өйрәткән беренче укытучысын, мәктәбен, сыйныфташларын сагынып искә ала.


31
август, 2024 ел
шимбә

Ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне китап укучыларга республикабызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер кат искәртү, танылган язучыларыбызны һәм шагыйрьләребезне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

Айдар авыл китапханәсендә 24 август көнне "Без укыдык, сезгә дә тәкъдим итәбез" дип исемләнгән китапханә квилты үткәрелде. Катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм аларның геройлары турында сөйләделәр, укыган китапларының исемнәрен, авторларын күрсәтеп, әлеге әсәргә кыскача бәя биреп, язмаларын плакатка беркеттеләр. Китапханә квилтының асылы шунда: кисәкләрдән билгеле бер тема буенча плакат ясау. Нәтиҗәдә, кызыклы фикерләр белән бизәлгән «кисәкле тукыма» килеп чыкты. 

Балаларга үзләренә ошаган китапны алып, гаилә даирәсендә укырга тәкъдим ителде, чөнки җылы гаилә шартларында укылган китап барыбызны да якынайта.

Бүген китапханә - ул китап яки кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин булган урын гына түгел, ул - иҗат, креатив идеяләрне гәүдәләндерү өчен ирекле җирлек тә. Биредә еш кына очрашулар, мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар уздырыла. Шармыш авыл китапханәчесе Гаилә елы кысаларында «Гаилә янәшәсендә китап белән» исемле фотоконкурс оештырды. Гаиләдә уку гаиләнең күптәнге традициясе булып тора. Акциядә өлкәннәр дә, балалар да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International