ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Наркотикларны куллану халык сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлеккә зур зыян китерә, җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәвен куркыныч астына куя. Китапханәдә «Наркомания замана чире» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Чара барышында китапханәче укучыларга наркотиклар, аларның төрләре, наркоманиянең ни дәрәҗәдә куркыныч авыру икәнлеге турында сөйләде, ничек кенә кызыксындырсалар да, “юк!” дип әйтергә кирәклеген төшендерде. Укучылар игътибарына зарарлы гадәтләрне профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә яшүсмерләргә күп кенә сорауларга җавап бирергә ярдәм итте: наркотикларга бәйлелекне ничек булдырмаска, наркотикларга бәйлелек нәрсә ул, наркоманнар доза эзләп нинди җинаятьләргә баралар, наркоманның киләчәге бармы һәм башкалар.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре китап укучыларны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтүче “Без – табигать дуслары” дигән мавыктыргыч уен-сәяхәт оештырдылар. Чара барышында балалар нәрсә ул экология, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кешенең әйләнә-тирә мохиткә ясаган йогынтысы һәм уртак йортыбыз - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балаларга җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат бирелде. Чара барышында китап укчыларның табигать турында булган белемнәре тагы да тулыланды: алар табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Комиссия бакчабызда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, хезмәтне саклау буенча эшчәнлеккә, балалар бакчасы бинасының кабул итәргә әзерлегенә, участокта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче МР надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең баш белгече Тимерханов Л.М. белән берлектә балалар бакчасы  бинасында һәм территориясендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик тикшерү үткәрелде.

Шармыш авыл китапханәсендә балалар өчен «Игры наших бабушек» дип исемләнгән уен сәгате узды. Күңелле хәрәкәтчән уеннар  үзебез, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз үскән чорында да булган.  


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа функционал – профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен уздыруга онлайн-язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Яңалык бизнесның тикшерүче органнар белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.


6
август, 2024 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 7 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Теләче авылы, Ленин ур., 46 йорт.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

31 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз, язучы, хокук белгече Фәнил Галеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Эзләр кала...” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

Казаклар авыл китапханәсендә коррупцияне кисәтү максатыннан “Немного о коррупции!”   дип исемләнгән күргәзмә ясалды һәм аңа күзәтү үткәрелде. Коррупция хәзерге җәмгыятьнең иң кискен проблемаларының берсе, аңа хәзерге вакытта зур игътибар бирелә. Мәгълүмати күргәзмәдә Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, коррупциягә каршы тору чаралары, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык турында материаллар тәкъдим ителде.

1 август көнне Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 76 ел тулу уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә «Р.Миңнуллин әсәрләре буенча сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм яхшылыкка, ихласлыкка, дөреслеккә өйрәтүче, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар. Аның шигырьләрендәге геройлар - үзләренең шаянлыклары һәм шуклыклары, көнкүрештәге проблемалары һәм хис - кичерешләре белән төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар.

26 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Җәйге карусель» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балалар мавыктыргыч әдәби сәяхәткә чыктылар, анда «Сказочная пора», «Мульт-викторина», «Загадки из кузовка» викторина сорауларына җаваплар таптылар. «Горячая картошка», «Глухой телефон», «Города», «Путаница» кебек хәрәкәтчән уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, анда балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Әлеге чара балаларга яхшы тәэсир һәм күтәренке кәеф бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International