“Минем яраткан туган ягым”

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Туган як. Туган авыл. Бу җылы сүзләр өлкәннәр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Һәр кеше үзенең кайда туганын, кайда яшәгәнен белергә хокуклы. Балаларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаеклы шәхесләренә, табигатенә ихтирам тәрбияләү уңаеннан 27 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Минем яраткан туган ягым” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Туган авыл, район турындагы китап – альбомнардан күргәзмә куелды. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Шуңа күрә, һәр бала үз кече ватанының тарихын белергә тиеш дип уйлыйм мин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International