ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге авыл хуҗалыгы оешмалары кырларына эшне тикшереп тору өчен даими рәвештә чыгалар.

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы да читтә калмады. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм «Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән бергә Гаилә елына багышланган матур чыгыш ясадылар.  Хөрмәтле укытучылар, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез!

Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчесе Имамиева Д.М.  китаплар, газета – журналлар укырга теләге булып та, китапханәгә килә алмаган өлкән буын китап укучыларыбызның  өйләренә барып китаплар биреп кайтты. Китап укучыларыбыз әлеге хезмәт өчен китапханәчеләребезгә бик рәхмәтле.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Көз патшабикәсе - кабак” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бәйрәм барышында китапханәче кабакның килеп чыгышы, файдалы үзлекләре турында сөйләде. Бәйрәмебез кунаклары кабактан әзерләнгән төрле ризык рецептлары белән уртаклаштылар. Әлеге кичәбездә төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, табышмакларга җаваплар табылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Бу көнне, традиция буенча, мәдәният учакларында төрле чаралар уздырыла.  Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә  мәдәният йортында мул табыннар артында бик матур чара үткәрелде. Әлеге аудитория өчен мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм урта мәктәп коллективы тарафыннан үзешчән сәнгать номерлары әзерләнде, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Нәниләребезнең бию коллективы, укучыларның  чыгышы бәйрәмне тулыландырды.   Җитәкчеләребез изге теләкләрен җиткерделәр.          

Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча  игътибарлы буласы килүче гадәти булмаган дата бар. Бу- өлкәннәр көне.     Баландыш төп мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы озак еллар мәктәптә эшләгән ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады.  Укучылар үзләренең концерт номерлары белән өлкән буынга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Баландыш авылы мәдәният йортында   китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Тормыш көзенең җылысы” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Очрашуга килгән кунаклар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, матур җырлар тыңлап ял итте. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды.

2 октябрь көнне балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатында «Аленушка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Китап балаларны кунакка чакыра» дигән экскурсия үткәрелде.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International