2 октябрь көнне балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатында «Аленушка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Китап балаларны кунакка чакыра» дигән экскурсия үткәрелде.
Балалар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аларның китапханә дип аталган махсус йортта яшәвен белделәр. Кешеләргә озак хезмәт итсеннәр өчен, китапларны кайгыртып торырга кирәк. Китапханәче нәниләргә китап укучы булып ничек язылырга кирәклеге турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән дөрес эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәр китапның китап киштәсендә үз урыны булуын, китапларның билгеле бер тәртиптә тезелүен, аларны өйгә алып та, уку залында да укырга мөмкин икәнен белделәр. Балалар күргәзмәләрдән алып үзләренә ошаган китап һәм журналларны, андагы иллюстрацияләрне карап чыктылар. Шулай ук «Гөрләвек» курчак театры клубының әкият геройлары - курчаклар белән уйнап карадылар. Экскурсия бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.