ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. 15 июнь көнне Урта Мишә авылында өр-яңадан төзекләндерелгән “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән чишмә ачылды. Авыл халкын әлеге сөенечле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы  Рөстәм Мөхәммәтшин, Теләче газетасының баш мөхәррире Ленар Хуҗиннар тәбрикләде.

Чарада катнашучыларны Туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыручы мавыктыргыч мәдәни программа көтте.  "Триколор Татарстана" станциясеннән узганда, балалар Татарстан флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр

Коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә икәне, аның нинди явызлыгы һәм нинди начар нәтиҗәләр китерә алуы турында сөйләнелде. Коррупция хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт алу һәм башкалар дип санала. Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыра һәм гамәлгә ашыра.


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Урта Мишә авылында бик матур, җылы бәйрәм чарасы узды.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә комиссия әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “Россия — минем Ватаным” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Россия көне — һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә.

Шәтке  авыл китапханәсе "Надень народное на День России" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Россия күпмилләтле ил, һәм һәр халыкның  кабатланмас традицион мәдәнияте бар, аның аерылгысыз өлеше булып милли костюм тора. Акция халык костюмының матурлыгын һәм миллилеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау өчен үткәрелә.

13 июнь Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Россия йөзләрендә" тарихи экскурсиясең үткәрү максатыннан мәктәп яны лагерында булдылар.

12 июнь - Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган тарихи сәгать узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, эләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.

11 июнь көнне, Россия көне алдыннан, «Киләчәк» яшьләр үзәге мәйданчыгында асфальтта «Россияне рәсемгә төшерәбез» дигән рәсемнәр ясау конкурсы узды.

Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар асфальтта: төрле төстәге йортлар, каеннар, чәчәкләр, кояш һәм, әлбәттә, Россия флагын рәсемгә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International