11 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан җиләк-җимешләр кәрҗине әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бик популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.
Бу көнне без Ватаныбызны, Россияне, меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган илне хөрмәтлибез. Укучыларыбыз игътибарына Россия көненә “Без бердәм, без Россия” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Что я знаю о России” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.
12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.
Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан 12 нче июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре катнашында "Россия минем Ватаным” дигән әңгәмә үткәрделәр. Алар белән бу чарада бәйрәмнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыруы, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуы турында фикер алышынды. Илебез анда яшәүче күпмилләтле халыкларның дуслыгы белән көчле.
Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары» дигән уен үткәрелде. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.
Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бу датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без - табигать балалары” исеме астында викторина үткәрелде. Укучылар табигатьне саклау, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү турында төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Шулай ук китап укучылар игътибарына “Яшел планета” дип исемләнгән күргәзмә дә куелды.
Казаклар авыл китапханәсендә “Читаем Пушкина вместе» дигән әдәби сәгать узды. Чара башында китапханәче А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, балаларны “Гений на все времена" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара "Пушкин әкиятләре эзләре буенча" әдәби уены белән тәмамланды, анда балалар "Әкиятне дөрес әйтегез", "Кайсы әкияттән өзек", "Тылсымлы капчык" конкурсларда катнашып белемнәрен күрсәтте. Ахырда балалар шагыйрьнең танылган шигырьләрен укыдылар.
Чарада катнашучылар очрашуның беренче өлешендә Россия флагының өч төсе нәрсә аңлатуын, Россия гербында ике башлы бөркет кайда карап торганын, Россия Федерациясе гимны сүзләрен кем язганын белделәр, балачактан ук яраткан агачтан ясалган рус матрешкасы белән дә таныштылар. Соңыннан «Наша Родина – Россия» викторинасы сорауларына да актив җавап бирделәр. Ватан турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр. Һәр бала бу бәйрәмгә рәсем ясап килгән иде һәм китапханәгә бүләк итте. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт форматында узды. Балалар өчен «Третий лишний», «Бег в мешках», «Самый ловкий», «Близнецы» һәм башка бик күп уеннар оештырылды.
12 июнь - Россия көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре мәктәп яны лагере балалары белән “Россия - минем Ватаным” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Укучылар Россия символларының төшенчәләре һәм бәйрәмнең тарихы белән танышты. Чара ахырында барлык балалар дәүләтнең төп символы - Россия флагын ясадылар.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган «Нескучный Пушкин» интеллектуаль уены уздырылды. А.С. Пушкин 19 гасырның иң абруйлы әдәбият эшлеклеләренең берсе. Аның әсәрләре белән бөтен бала да таныш. Чара барышында балалар ике командага бүленеп китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әсәрләрне чиштеләр.