ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Авылдашлар һәм бәйрәм кунаклары милли уеннарда һәм спорт ярышларында үз көчләрен сынадылар. Уеннар артистларның  чыгышлары белән үрелеп барды.  Сабантуйда катнашучыларның бу милли бәйрәмнең матур мизгелләре күңелләрдә әле  озак сакланыр.

6 июньдә – хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне. Александр Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата килә. Аның әсәрләре барлык яшьтәге, төрле дин, милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Пушкин көне Россиядә ел саен илнең барлык төбәкләрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрьнең иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган күптөрле мәдәни чаралар уздырыла. Шул уңайдан  Айдар авылы китапханәсе үзенең укучыларын  «Мы вновь читаем  Пушкинские строки» дип исемләнгән әдәби сәяхәткә чакырды һәм библиоквест уздырылды. Чарада катнашучылар Александр Сергеевичның яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар, аның иҗаты турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм авторның  китапларын үзләренә укырга алдылар.

9 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын  саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуй гөрләп узды. Татарча көрәш, авыш колгага менү, капчык сугышы, аркан тартыш һәм башка бик күп төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды.  Кыр батырларын, махсус операциядә катнашучыларның әти-әниләрен, кайбер егетләрнең үзләрен һәм бик күп алдынгыларны бүләкләделәр. Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Китапханәче балаларны китапханә яздырып алган вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. «Маша һәм Саша» журналы белән таныштылар, аның битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турында хикәяләр, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтте. Балалар «Приключения Непоседы» танып белү журналын, «Детская газета»ны, шулай ук «Салават купере»н кызыксынып карадылар. Сәяхәт барышында укучылар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басма барлыгын белделәр.

6 июньдә Россия Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бөек рус шагыйрен яраткан һәр кеше өчен дә истәлекле көн. Александр Сергеевичның әсәрләре безгә балачактан килә һәм гомер буе сакланып кала. А.С. Пушкинның шигъриятен белмәгән һәм яратмаган кешене табу мөмкин түгел. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. 6 июнь көнне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә Пушкин туган көнен билгеләп үттеләр. Балалар чара барышында балачактан ук таныш булган Пушкин әкиятләренең яраткан геройларын искә алдылар, әкиятләрдән яраткан өзекләрен укыдылар.

   6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көне уңаеннан, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән "Рус шигърияте кояшы" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе оештырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның шигырьләрен, әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе, язучының рус теле үсешенә керткән өлеше,  Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләделәр.

Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән  хайваннарны таныдылар, китаплар ярдәмендә бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, эбру техникасы буенча рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич  Пушкинның туган көне,  ә бөтен дөньяда – Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Пушкин әкиятләре” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны А.С. Пушкин тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара конкурс программасы белән дәвам итте, катнашучы балалар яраткан әкиятләре  буенча виртуаль сәяхәт ясадылар,  "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?” дигән тема белән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды, анда балалар бөек рус шагыйре шигырьләрен  сөйләделәр.

Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Бу бәйрәм-һәрберебез өчен тирә-юньдәге табигатьнең торышы турында уйланырга җирлек.

Казаклар авыл китапханәсе китапханәчесе “Тәмәкене кәнфиткә алыштырыгыз!” дип исемләнгән акция үткәрде. Ул Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International