Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак, коррупция турында күзаллау булдыру, тәртип һәм гаделлек турында өйрәтү. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мөстәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора. Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында барды.
Балаларны яклау көнендә Теләче балалар китапханәсе «Җәйге китап серләрен чишәбез» дигән акция әзерләде. Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр. Кемдер әкият укырга ярата, кемдер фантастика һәм маҗаралар, ә кемдер хайваннар турында, яки вакытлы матбугатны яратып укый. Бүген һәркем үзенә ошаган китабын тапты һәм аның белән якыннан танышты.
Айдар авылы ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган «Әй, балачак, балачак, хәтерләрдә мәңге сүнмәс учак булып калачак» дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы үткәрелде. Балалар бер - берсен сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм шаян сорауларга, мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, «Игътибарга - табышмаклар» дип исемләнгән табышмак чишүдә, “Сәлам, җәй!”, “Җитез көнгерә”, “Мин һәм минем дусларым” уеннарында катнаштылар, биеделәр. Конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучылар да тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Террорчылык хәзерге вакытта кешелек иминлегенә куркыныч янаучы төп хәвефләрнең берсе булып тора. 2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе «Һәркемнән уяулык сорала» темасына аралашу сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында белделәр. Китапханәче укучыларны террористик акт булган очракта саклану кагыйдәләре белән таныштырды, «Террорчылыкка каршы тору», «Террорчылык – җәмгыятькә янау» белешмәлекләрен таратты. Чара ахырында барлык катнашучылар теләсә нинди хәлләрдә дә, һәр ситуациядә дә игътибарлы һәм сак булырга дигән фикергә килделәр.
Аның зыяны меңләгән галимнәр тарафыннан исбатланган. Шуңа бәйле рәвештә, 1988 елдан 31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне буларак игълан ителә. Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан "Тәмәке-сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрелде. Чарада китапханәче балаларга тәмәке тартуның зыяны, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон һәм тәмәке тартмаган кешеләргә тәмәке төтененең ничек тәэсир итүе турында сөйләде.
«Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе «Любимая профессия» Республика фотоэшләр конкурсын үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Рушания Ринат кызы 1 урынны һәм өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габделхак кызы 3 урынны яулады. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде. Аның барышында китапханәче мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Китапханәче, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.
Югары Кибәхуҗа авыл авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында “Пушкин әкиятләре” дигән әдәби дәрес үткәрелде. Ул ярыш формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук «Акыл өчен күнегүләр», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар.
Сауш авыл китапханәсендә авыл китапханәчесе китап укучылар белән Пушкин картасын кулланып “Әкиятне өзекләреннән танып беләбез” темасы белән квест-уен үткәрде. Ике командага бүленеп, катнашучылар сынаулар узды. Уен җиде турдан торды, анда балалар үз белемнәрен кулланып, командада эшләү сәләтләрен, зирәклекләрен, тапкыр булуларын күрсәттеләр. Һәр турда эшне алгач, барысы да бергәләп сорауларга чишелеш таптылар: әкият геройларын танып белделәр, әкият персонажын фаразладылар өзекләр буенча әкиятнең исемен әйттеләр. Катнашучыларга кичә бик ошады, күңел күтәренкелеге белән өйләренә укырга китаплар алып таралыштылар.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр күңелдә яңгырасын балачак җыры” исемле чара үткәрделәр. Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Бу көн уңаеннан китапханәдә “Бәхетле балачак илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.