ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Балачак - күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдыра торган иң бәхетле һәм кайгысыз вакыт. Без һәр баланың әти-әнисе кулында үсүен, һәр баланың үз бәхете белән тууын һәм өлкәннәрнең игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. 1 июнь - Балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне ел саен дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтелә һәм халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле балаларыбызның йөзләрендә һәрвакыт елмаю булсын. Алар безнең киләчәгебез. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары тик бәхетле һәм матур тормыш телибез. Бу көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Иң зур бәйрәм - балачак!” дигән темага кичә үткәрделәр. Балалар төрле күңел ачу уеннарында кызыксынып катнаштылар.

В.И.Ленин исемендәге мәдәни - ял комплексы базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурслары финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының финалисты дипломы белән бүләкләнде. Гүзәл Габделхәевнаны котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын! Бу көнне (1 июнь) Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә зурлап уздырдылар. Алар мәктәп лагеренда йөрүче укучыларга “Балдан татлы балачак” дигән исем белән бәйрәм оештырдылар. Мәктәп бакчасында төрле уеннар уйнатылды,  ярышлар оештырылды, Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2024 елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2024 елның 1 сеннән 10 июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Милли бәйрәмебез - Сабантуй Теләчедә 8 июнь көнне узачак.

1 июнь көнне Кече Мирәтәк авылы янәшәсендә урнашкан Изгеләр чишмәсе янында әрвахлар рухына традицион Корьән ашы үткәрелде.
Авыл мулласы Фәннүр Галимҗанов җитәкчелегендә узган чарада Кече Мирәтәк, Олы Нырсы, Кече Нырсы авыллары халкы, читтә яшәүче авылдашлары катнашты.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы талантлы балаларны барлау, аларны "Гөрләвек" курчак театры клубына җәлеп итү һәм кастинг үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар.

Абде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча Лейтенант прозасы елына багышланган «Пароль их Родина, а лозунг их Победа» дигән исем астында телдән журнал булып узды. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары бездән ераклаша бара. Ләкин әлеге еллар һәм безнең бәхетле киләчәгебез өчен батырларча көрәшкән кешеләр турында хәтер исән.

Чишмәләр янын матурлау максатыннан “Туган ягым – гөлләр иле” дигән исем белән 21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хеәмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән чишмәләр тирәсен чистартуны һәм чәчәкләр утыртуны оештырдылар.

Татарстан Республикасы Матбугат көне 1998 елдан башлап «Нур» исемле татар телендә газетаның беренче саны чыгу уңаеннан билгеләп үтелә. Газетага нигез салучы, мөхәррире һәм нәшриятчысы - Гатаулла Баязитов, танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Татарстанда матбугат көне» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү ясалды. Укучылар китапханәдә булган республика басмасының газета һәм журнал битләре буйлап сәяхәт итә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International