"Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә экскурсиядә булдылар.

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Хуҗина Р.Г.) мәктәп тормышының кызыклы һәм гаҗәеп дөньясына чумдылар, алар "Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә экскурсиядә булдылар. Белгеч Вафина Ф.З. балаларга мәктәп турында сөйләде, уңайлы  уку кабинетларын, физкультура залларын, мәктәп ашханәсен, китапханәне һәм медицина кабинетын күрсәтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар башлангыч сыйныфларда рус теле, математика дәресләрендә һәм өлкән сыйныф укучыларында татар теле дәресләрендә булдылар.  Кайтканда тәрбияләнүчеләр куркынычсызлык атналыгы кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча " Юл йөрү кагыйдәләрен үтибез" дигән профилактик акциядә катнаштылар. Балалар экскурсиядән  яхшы каеф һәм матур тәэсирләр белән кайттылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International