Сентябрьнең өченче якшәмбесендә үзләренең игелекле хезмәтләре белән планетаның урман байлыкларын саклаучы, арттыручы һәм алардан рациональ файдалануга ярдәм итүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Халыкта бу бәйрәм «Урманчылар көне» дип атала. Урман - Россия һәм кече Ватаныбызның төп байлыкларының берсе. Әлеге көнгә багышлап Айдар авыл китапханәсендә «Яшел байлык сагында» дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрелде һәм «Урманнар белән данлы безнең җиребез» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда китапханәдә булган китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар урманчылык хезмәткәрләренең эше белән таныштырылды, урманчыларның урманнарны ничек саклавы һәм яклавы, урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрне нинди уку йортларында алырга мөмкин булуы турында сөйләнелде. Урманны саклау безнең һәрберебезнең эше икәнен без барыбыз да белергә тиеш! Россия - Урманнар иле һәм ул һәрвакыт шулай булып калсын иде!