«Туган авыл» кунакханә комплексының музей һәм мини зоопаркына экскурсиягә бардылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре «Туган авыл» кунакханә комплексының музей һәм мини зоопаркына экскурсиягә бардылар, аның җитәкчесе-Шәфиков Рифкат Зыятдин улы .Улы үзе  балаларга зоопарк буйлап экскурсия үткәрде. Теге яки бу вольерда кемнәр яшәве, нәрсә белән тукланулары, төп гадәтләре турында сөйләде. Аннары балалар музейда булдылар. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Үсеп килүче буынга патриотик хисләр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен Рифкать Зыятдин улына рәхмәтебезне белдерәбез. Экскурсияне " ТНВ” каналы төшерде, әлеге тапшурыны 13.09.2024 елда 18:00 сәгатьтә “ТНВ” һәм “ТНВ” планета каналларында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International