Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Коррупция - аның белән көрәш юллары" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелып әңгәмә уздырылды. Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләренең берсе. Мәгълүмати күргәзмәдә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан материаллар урын алды. Әңгәмә барышында бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында сөйләштенде. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк.