Татар әдибе Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора. Ватан иминлеген саклауда җанын да кызганмаган, соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына тугры калган олы җанлы каһарман ул Алиш. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, Абдулла Алишның исеме дә зур хөрмәт белән искә алына, әсәрләре яратып укыла. Аның әкиятләре бер баланы да битараф калдырмый. 14 сентябрь Абдулла Алишның туган көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Язучы да Алиш, батыр да» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.