Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Синең дустың - китап» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Аның барышында балалар китапның кеше тормышындагы әһәмияте, алар белән дөрес эш итү, китап продукциясенең төрлелеге турында белделәр. Гаҗәеп китап дөньясына кечкенә генә сәяхәт вакытында балалар китапханәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм әлеге сүзнең нәрсә аңлатканын, мондый оешманың нәрсә өчен билгеләнгәнлеген һәм анда нинди кагыйдәләр булуын ачыкладылар. Сәяхәт азагында балалар яраткан китаплары турында дусларына сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, «Әйе - юк» уены уйнадылар, үзләренә ошаган китап һәм журналларны, зур кызыксыну белән карап чыктылар.