Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге авыл хуҗалыгы оешмалары кырларына эшне тикшереп тору өчен даими рәвештә чыгалар.
Агымдагы елның 7 октябрендә “Игенче” ҖЧҖендә беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган азык җыю комбайннары тикшерелде. Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарьның булуына һәм төзеклегенә, двигательләрнең торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелде, комбайнчылар һәм җаваплы белгечләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Юл-транспорт һәлакәте һәм үзйөрешле транспорт чаралары һәм башка техника катнашында бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматлар җиткерелде.