Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.
Районыбыз данын Шәтке урта мәктәбенең кызлар командасы яклады. Алар турнирның көмеш призерлары булдылар. Җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе сезонда зур җиңүләр телибез!
Казан шәһәрендә 2010 -11, 2012-2013 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында "Мәктәптә футбол лигасының" зона этабы үтте. Әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урынга лаек булды. Ә 2010-11 нче елгы кызлар командасы уенда җиңеп, 27-28 май көннәрендә Казанда үтәчәк финал уеннарына юллама отты. Җитэкчеләре Рафил Хәкимов. Кызларга уңышлар телик!
18 нче май көнне, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Баландыш авыл китапханәсендә “Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз” дигән тематик чара оештырылды. Бу чарага “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар чакырылды. Очрашуда төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, гаилә тарихлары сөйләнелде. “Матур әдәбиятта гаилә темасы” дигән күргәзмә куелды.
8 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг һәм "Бөек Җиңү даны сүрелмәс" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде. Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Максабаш башлангыч мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге чарада сугыш һәм җиңү турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.
Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
Бу фаҗигале вакыйгалар бездән ераграк киткән саен, безнең тарихыбызны саклаган сәнгать әсәрләре кыйммәтлерәк урын алып тора. Җиңү көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә укучыларга үз илеңнең тарихын белү әһәмиятен күрсәтүгә һәм җирдә тынычлык өчен көрәшкән ватандашларыбызга рәхмәтләребезне мәңгегә йөрәктә саклауга юнәлдерелгән.
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” Халыкара акциясе-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итү буенча зур масштаблы чара.