"Үлемсезлеккә илткән адымнар"

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Җәлилчеләрне искә алу көненә карата 24 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Үлемсезлеккә илткән адымнар" исемле темага патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. “Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар М. Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр. Еллар үтсә дә җәлилчеләрнең батырлыклары мәңге онытылмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International