ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан, 25 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Кил, укы, эзлән, ял ит - китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады. Ә иң мөһиме - китап укучыларыбызның китапханәнең изге урын, кешелек еллар буе туплаган, бәяләп бетермәслек байлык икәнен тану булды.

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Баландыш авыл китапханәсе «Балалар күзлегеннән фән дөньясы» дигән рәсем конкурсы оештырды. Фән - күңелле, мавыктыргыч, иҗади, иң мөһиме-искиткеч кызыклы. Балалар - кечкенә иҗатчылар гына түгел, ә соңыннан, бәлки, зур галимнәр - фән белән шөгыльләнүчеләр булырлар. Фән балага үз сәләтләрен ачу, үзендә иҗади башлангыч үстерү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Һәрбер бала үзенең фантазиясенә таянып рәсемнәр ясады.

Балалар кроссвордларны һәм логик табышмакларны чиштеләр. Максат: укучыларда танып белү кызыксынуын үстерү, аларны үз-үзләрен эшләргә өйрәтү, үзләрен һәм белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Кроссвордларны чишкәндә укучылар мөстәкыйльлек ала, дәрес уен формасында яңа белемнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Гаилә Россия дәүләте өчен төп кыйммәтләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көнендә Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә иң күп китап укучы гаиләләр белән “Гаиләм – җылы учагым” дигән очрашу үтте. Очрашуда катнашучыларга “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.

Бәйрәмгә 40 елдан артык бергә яшәүче ирле-хатынлы парлар чакырылган иде. Алар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, конкурсларда, кызыклы уеннарда актив катнаштылар: мәкальләр җыйдылар, гаилә һәм аның кыйммәтләре, шәҗәрәләр турында табышмаклар чиштеләр. Очрашу вакытында катнашучылар “Гаилә нәрсә ул?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Һәр кешенең язмышында әниләр һәм әтиләрнең мөһим роле искә төшерелде, балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны әхлаклы итеп үстерү сораулары буенча фикер алыштылар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

15 май – Халыкара Гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә “Бар да гаиләдән башлана” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Әлеге чарада “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты.

 Ә 15 май -  Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.

Җиңү бәйрәме көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Батырлар онытылмый" дип исемләгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче, балаларга Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашлар турында, җиңү өчен көрәшкән сугыш каһарманнары турында сөйләде. Шулай ук сугыш ветераны Сабирзянова Таисия Павловнаны да искә алып үттеләр. Аннары китапханәче сугыш темасын яктырткан хикәяләр укыды. Чара вакытында укучылар сугыш каһарманнарының һәм гади солдатларның батырлыклары турында фикер алыштылар.

Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.

7-9 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсе китап укучылар өчен “Җиңү белән җитәкләшеп атлый яралы хәтер” дип исемләнгән  күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә сугыш чоры вакыйгалары турында әдәби әсәрләр, авылдашларыбызның, райондашларыбызның сугышчан юлын чагылдырган китаплар, истәлекләр, төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.


21
май, 2024 ел
сишәмбе

21 майда Теләче стадионында 2012-2013 һәм 2014-2015 елларда туган егетләр арасында футбол буенча «Күн туп» республика ярышларының муниципаль этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International