Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы бүлеге тарафыннан, эксплуатацияләгән вакытта үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде.
Мондый чараларның төп максаты - хокук бозуларны профилактикалау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын, тракторларны, үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тагылма арбаларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү булып тора.
Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылма арбаларны эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары һәм техник карау узу турында таныклыклар һ.б. тикшерелә.