Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бу көн безгә 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә, ул вакытта моңарчы күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. 3 сентябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә «Бесланның Ак фәрештәләре» исемле хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга презентация ярдәмендә террорчылыкның кешелек дөньясында глобаль проблемага әйләнүе һәм аның чагылышлары массакүләм кеше корбаннары, матди һәм рухи кыйммәтләрнең җимерелүе турында сөйләделәр. Укучыларга өйдә, мәктәптә, урамда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International