Ел саен мәктәп администрациясе балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш уздыру максатында хокук саклау органнары, ЮХИДИ һәм ПДН инспекторлары катнашында мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы оештыра. Җыелышта "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягафарова Г.Н. балалар өчен хезмәт күрсәтә торган территориядә юл-транспорт травматизмы торышы һәм балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү сәбәпләре турында мәгълүмат җиткерде. Участок инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Кадыйров Д.Г. интернет-ресурсларны дөрес файдалану турында сөйләде һәм балаларны экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүче сайтлар хакында кисәтте.
Ахырда ата-аналар үзләрен борчыган соорауларга җавап алдылар.