«Тормыш тамчысы»

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсе укучылары террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган һәм террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Тоткынлыкта булган балалар өч көн буена бер тамчы су да эчә алмадылар. «Тормыш тамчысы» акциясе аша дөнья террорчылыкның барлык корбаннарын искә төшерергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International