Бүген коррупцияга каршы тору, профилактик чаралар – зур һәм мөһим проблемаларның берсе.

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта коррупциягә бәйле сорауларга һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Китап укучыларда әлеге “чиргә” карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү, хокукый аңны үстерү максатыннан Айдар авыл китапханәсендә “Коррупция ул - бозыклык, намуслы булып яшик!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм көрәш чаралары турында материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Әдәбият әлеге тискәре күренешкә каршы көрәштә көчле корал булды һәм шулай булып калыр да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International