Бу истәлекле вакыйга уңаеннан 28 август көнне Айдар авыл китапханәсендә "Безнең дуслык җырыдыр син, гүзәл дастан-Татарстан!” дип исемләнгән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. «Татарстан-минем республикам» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы, символлары, республиканың истәлекле урыннарын яктыртучы һәм Казан шәһәре тарихы турындагы китаплар урын алды. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның башкаласы - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләнде. Яшүсмерләр туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар. Чара “Мин яратам, сине Татарстан" җыры белән тәмамланды.