ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. 7 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдагы иң өлкән кеше, сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очрашуга бардылар. 79 нчы Җиңү язын каршыларга җыенабыз.

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Җиңү көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар.

Баландыш авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән 15 нче Халыкара патриотик акциягә кушылды. Акциядә китапханәнең яшь укучылары катнашты. Чара башында Бөек Ватан сугышы турында китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар Муса Җәлил шигырьләре, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» китабы һ.б әсәрләр белән таныштылар. Аннары укылган китаплар турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әлеге акция Җиңү көненә багышланган, аны күп еллар дәвамында Самара өлкә  китапханәсе оештыра.

Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә башланып китте.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үтүче "Җиңү тәрәзәләре"/ "Окна Победы" акциясенә Субаш авыл китапханәсе дә кушылды.

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр. Теләче үзәк китапханәсе “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” исемле китап  күргәзмәсе төзеп китап укучыларга тәкъдим итте.

2024 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Теләче районы прокуроры урынбасары Ахунов Р.И. белән очраштылар.

5 май көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл жирлеге башлыгы Х.Ш. Хасаншин белән берлектә, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч-пакетлар өләштеләр. Шулай ук аларның сәламәтлекләре белән кызыксынып, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз шулай зурлаганнарына зур рәхмәтләрен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп, алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Бу көнне без бу коточкыч вакыйгалардан кичергән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә төшерәбез, хәзерге вакытта яшәүче барлык ветераннарны котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез һәм үз гомерләрен кызганмыйча, ил өчен һәлак булган, миллионлаган кешеләргә яшәү мөмкинлеге бүләк иткән сугышчы-геройларны искә алабыз.

Бөек Җиңү турында истәлекләрне яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, тәрәзәләрне Тынычлык күгәрчене, Җиңү символлары – Мәңгелек ут белән бизәп, акциягә кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International