Ура!!! Теләче балалар китапханәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Җәйгә китаплы сәяхәт “ дип исемләнгән библиолагерь эшли башлады. Ул 12-16 август көннәрендә “Киләчәк” яшьләр үзәгендә эшли. Лагерьның беренче көне “День знакомств / Танышу көне” дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, отрядларга бүленеп, үзләренең отряд почмакларын булдырдылар. Һәрбер лагерьда узган күңелле мизгелләрне стендгазета аша яктыртып барырга сүз бирделәр. “Әдәби тукталыш” вакытында белемнәрен тикшереп үзара ярыштылар. Ахырдан үз эшенең остасы, дизайнер Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы балаларны “Эбру - матурлык дөньясы” дип исемләнгән осталык дәресе белән кызыксындырды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.