Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Май бәйрәмендә Баландыш авыл китапханәсе дә “Агач утырту” акциясенә кушылып ял паркы янына агач утыртуда катнашты.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы булды. Төп хисап докладын профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Зөфәр кызы ясады, аның эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан 2 май көнне Әбде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры һәм мәктәп белән берлектә акциядә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан Никитин П.П., махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре Никитина А. А. һәм Пушкарева М. Е. өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларга сәламәтлек, иминлек теләп, хөрмәт йөзеннән Георгий тасмаларын тапшырдылар. Барысы да очрашуга шатланып, үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә, Сауш авыл китапханәсендә шушы бәйрәм уңаеннанә балалар белән «Беренче Май каруселе» темасы белән уен-конкурс үткәрелде. Чара барышында балаларга 1 Май бәйрәменең барлыкка килү тарихы сөйләнелде. Аннары күңел ачу уеннары, конкурслар, язгы темага табышмаклар әйтелде. Чарада катнашучылар бу бәйрәмне бик яратып, уеннарда актив катнашып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 28 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәркешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый база, хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат тупланган «Хезмәт иминлеге синнән башлана» дип исемләнгән буклетлар таратылды.
Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.
29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Әлеге акциядә Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Серле әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның иҗади мирасы - бәяләп бетергесез байлык. Аның гаҗәеп әкият, поэма, шигырьләре белән инде ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Безнең китапханәдә дә Тукайга багышлап уздырылган чаралар зур хөрмәт һәм кызыксыну белән уздырыла. Аның әсәрләре буенча иҗат ителгән рәсемнәр дә шул хакта сөйли. Рәсемнәр күп булса да, конкурс нәтиҗәләре буенча, иң матур дип табылган рәсемнәр призлы урыннарга лаек булды.
Югары Кибәхуҗа авыл авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" федераль проекты кысаларында "Георгий тасмасы" ясау буенча мастер-класс узды. Әлеге чарада китапханәче Георгий тасмасының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты. Чарада катнашучыларның һәрберсе 9 майда күкрәгендә горурлык белән йөртеләчәк Җиңү символын ясады.
Шәтке авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшьләр өчен «Әдәбият белгечләре» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.