Быел рус шагыйре, прозаик, драматург Петр Павлович Ершовның «Конек-горбунок» шигырь формасында язылган әкиятенең беренче тапкыр басылып чыгуына 190 ел тула.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Әлеге әкият рус балалар әдәбиятының классикасына әверелде һәм илебезнең иң яхшы балалар басмаларының берсе булып кала бирә. Чара башында китапханәче очрашуда катнашучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ершовка танылуны аның 18 яшендә Санкт-Петербург Император университетының тарих-филология факультеты студенты булган вакытта язган «Конек-Горбунок» әкияте китерә. Китап сөюче балалар өчен Шармыш авылы китапханәсендә язучының иҗатына һәм «Конек-горбунок» юбиляр китабына багышланган викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International