Теләче муниципаль районында техника паркы яңартыла.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

 

Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында машина-трактор паркы яңартыла. ҖЧҖ «Агролак» хужалыгы ОС-4000М маркалы үзйөрешле сиптергеч, «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хужалыгы БТЗ-254К тракторы, «Галимбеков Т.Г.» крестьян-фермер хужалыгы МТЗ-892.2 тракторы һәм «Галияхмәтов И.Ф.» крестьян-фермер хужалыгы экскаватор төягеч сатып алдылар. 2024 елның августның беренче декадасында ҖЧҖ «Алан» хужалыгы терлекләрне транспортлау өчен «ГТ-СЕРВИС ТПС-6У» маркалы прицеп сатып алды.

Районда куәтле тракторларны һәм агрегатларны субсидияләү буенча ташламалы программа буенча ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Агролак», ҖЧҖ «Игенче», крестьян-фермер хужалыгы «Низамов М.Х.» һәм ҖЧҖ «Август Теләче» актив катнашалар. Бу хуҗалыклар техника паркын елдан-ел яңарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International