Бу чорда юлда куркынычсызлыкны истә тоту бик мөһим. Шуны истә тотып, 3 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Дорога и я – верные друзья» дигән танып-белү уен программасы үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сәяхәткә киттеләр. Сәяхәт барышында яшь катнашучылар юл-транспорт инфраструктурасы үсеше тарихы, шулай ук юлда җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр ролендә булганда нинди куркынычсызлык чаралары турында белделәр. Светофор ярдәмендә яшь укучылар юлны дөрес кичәргә өйрәнделәр, светофор командаларын үтәделәр, үзләрен йөртүче һәм пассажир сыйфатында сынап карадылар, юл билгеләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Һәр бала уеннарда актив катнашты. Дәрес барышында балалар «Светофор табышмаклары», «Юл әлифбасы» тукталышларына туктап биремнәрне үтәделәр. Әлеге бәйрәмгә китапханәдә «Правила движения достойны уважения» дигән күргәзмә оештырылган иде.