Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренең секция утырышы булып узды.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

   9 нче август көнне Олы Мишә урта мәктәбе базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренең секция утырышы булып узды. Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында узды. Утырышның темасы «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартын һәм мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль белем бирү программасын исәпкә алып, тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән үзара хезмәттәшлекнең заманча формалары». Секция эшендә балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.

     Киңәшмәдә сүз устерешле предметлы тирәлекне  Федераль дәүләт белем стандартларына җайлаштырып оештыруны тагын да камилләштерү, мәктәпкәчә белем бирүне тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану,   Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең (РДДМ) «Беренчеләр хәрәкәте» пилот проектындагы эшнең куелышы, ата-аналар һәм мәктәп белән элемтәне тагы да ныгыту турында барды. 2023-2024 нче уку елы өчен район мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләренең методик берләшмәсе җитәкчесенең  эше анализланды. 2023-2024 нче уку елына йомгак ясалганнан соң 2024-2025 нче уку елына бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International