ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

2 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасында “Кошлар - табигать дуслары” дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар "Рәсемнән кошларны тану", “Табышмак уены”на җавап таптылар, кош рәсемнәре ясадылар. Чара барышында кошлар турында матур шигырьләр укылды.

30 март көнне Пушкин картасы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Шигърият дөньяга җан өрә» дип  исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Шигърият - ул тормыш, ул хыял, хисләрне, кичерешләрне, фикерләрне белдерү. Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен белүдә тикшерделәр, һәркемгә билгеле булган шигъри  юлларны искә төшерделәр. Катнашучылар «Язучыны танып бел» һәм «Рифманы дәвам ит», "Әкият поэзиясе", "Шигырьне таны", “Шигырь буенча рәсем яса” уеннарында актив катнаштылар,  китапханә фондындагы  шигырь китаплары белән таныштылар.

Каникуллар - яраткан һәм бәхетле вакыт, анда балалар киеренке уку процессыннан ял итә, белемнәрен, күзаллауларын киңәйтә һәм яңа тәэсирләр ала. 30 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны «Без укыйбыз һәм уйныйбыз, күңелле яшибез!" дигән күңел ачу-уен программасына чакырды. Чара барышында балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Уеннар тәмамлангач, баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар.

Ел саен, язгы каникул көннәрендә  илебезнең барлык китапханәләрендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза. Әлеге атналык кысаларында Айдар авыл китапханәсендә дә  атна дәвамында  мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрелеп килде.

Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  экстремизмны һәм терроризмны кисәтү максатыннан  «Терроризм - чикләр белми» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән материаллар терактларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны терактлар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү турында мәгълүматны үз эченә алды.

Чарада балалар келәм чигүенә өйрәнделәр. Келәмле чигү - кул эшенең уникаль төре, ул хәзерге вакытта үзенең икенче тууын кичерә һәм яшьләр арасында аеруча популярлаша бара. Катнашучылар үз эшләрен элмәк техникасы белән башкардылар. Бу чигү ысулы келәм энәсе ярдәмендә: җепне кирегә таба элмәк ясалып тукыма аша этеп чыгару. Һәркем төрле стильдә һәм интерпретацияләрдә эшләнмәләр булдыра алды. Дәресләрдә балалар милли бизәкле келәмнәр әзерләү буенча күнекмәләр алдылар.

Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. «Ялкын» ның беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” исеме белән чыга. Журнал булдыру инициаторы Муса Җәлил була.

Китапханәче балаларны китапханәдә урнаштырылган татар, рус, болгар халык әкиятләре  белән таныштырды. Укучылар үзләренә ошаган китапларны кычкырып укыдылар, шулай ук өйләренә дә укырга яздырып алдылар.

Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.

Балалар язучы тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр, авторның  әсәрләреннән шаян геройлар белән таныштылар. Балалар Н. Носов әсәрләре буенча маҗаралар дөньясында булдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар, соңрак геройларның мәзәк хәлләре турында сөйләштеләр. Ахырда Николай Николаевич әсәрләре буенча викторинада  катнаштылар, «Приключение Незнайки и его друзей" мультфильмын карадылар. Яшь укучылар күңелле үткән чарадан канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International